"Ачык университет": татар халкы тарихы
7 November 2019, from 18:30 to 20:00
The organizer will start accepting orders from 7 ноября в 17:30

Already Going:

About the event
АЧЫК УНИВЕРСИТЕТ: - татар телендә өстәмә белем бирү курслары; - кыска вакыт эчендә сыйфатлы, тирән белем алу мөмкинлеге. Курсларда белем алучыларны атаклы татар галимнәре һәм практик белгечләр, актуаль белем, заманча укыту алымнары һәм татар телле мохит көтә. Киләчәктә бу курслар онлайн-университет форматында эшләячәк дип көтелә. ОЕШТЫРУЧЫЛАР: Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм “Открытая школа” оешмасы.
Киләсе курс Татарстан һәм татар халкы тарихының XVI йөзнең икенче яртысы – XIX гасыр башы чорына багышланган. Ул ике модульдән тора:
- Татар халкы яңа сәяси шартларда (XVIнчы йөзнең икенче яртысы – XVII гасыр)
- Татар халкы һәм Рәсәй империясе (XVIII гасыр)
Дамир Исхаков, Искәндәр Гыйләҗев, Хатыйп Миңнегулов кебек танылган тарихчылар лекция укыячаклар.
Курс ахырында йомгаклау эше башкарыла һәм һәм катнашучыларга сертификат тапшырыла.
Contacts
Are you interested in дополнительное образование?
We've collected over 400 offers that will help your tech startup grow at any stage from idea to finished product








