"Ачык университет": татар халкы тарихы

ID33020

“Ачык университет" чираттагы татар телендә өстәмә белем бирү курсларын ачып җибәрә – Татарстан һәм татар халкы тарихы (XVI йөзнең икенче яртысы – XIX гасыр башы).

АЧЫК УНИВЕРСИТЕТ: - татар телендә өстәмә белем бирү курслары; - кыска вакыт эчендә сыйфатлы, тирән белем алу мөмкинлеге. Курсларда белем алучыларны атаклы татар галимнәре һәм практик белгечләр, актуаль белем, заманча укыту алымнары һәм татар телле мохит көтә. Киләчәктә бу курслар онлайн-университет форматында эшләячәк дип көтелә. ОЕШТЫРУЧЫЛАР: Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм “Открытая школа” оешмасы.
Киләсе курс Татарстан һәм татар халкы тарихының XVI йөзнең икенче яртысы – XIX гасыр башы чорына багышланган. Ул ике модульдән тора:
  1. Татар халкы яңа сәяси шартларда (XVIнчы йөзнең икенче яртысы – XVII гасыр)
  2. Татар халкы һәм Рәсәй империясе (XVIII гасыр)
Дамир Исхаков, Искәндәр Гыйләҗев, Хатыйп Миңнегулов кебек танылган тарихчылар лекция укыячаклар.
Курс ахырында йомгаклау эше башкарыла һәм һәм катнашучыларга сертификат тапшырыла.

Начисление баллов за посещение мероприятия

2 балла

Управление образовательными проектами

Рекомендованные мероприятия